Актанышта гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Алмаз улы җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Көн кадагындагы төп мәсьәлә - салкын һава торышы һәм аңа бәйле вазгыятьләр. 

"Район халкын төп яшәү чыганаклары булган газ, су, электр энергиясе белән, аварияләрсез өзлексез тәэмин итү төп бурычларның берсе. Һәр оешма үз җаваплылыгында булган участокларда эшне тиешле дәрәҗәдә оештырып бетерергә тиеш. Аварияләр булган очракта, тиз арада кичектерми хәл итү таләп ителә" дип искәртте башкарма комитет җитәкчесе. 

Агымдагы кышта кар өемнәре дә мулдан. Рөстәм Алмаз улы күпфатирлы йорт һәм биналарның түбәләрен, ишегалларны кардан арындыруны, район үзәгендә һәм җирлекләрдә юлларны даими чистартып тору кирәклеген дә ассызыклады. Шулай ук, салкын көннәрдә газ җиһазларына да игътибарны арттыру зарур.Төтен һәм вентиляция каналларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International