Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларын даими тикшереп тору мөһим

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Аномаль салкын һава торышы белән бәйле рәвештә, газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык чараларын үтәүне искә төшерәбез. Кискен температура үзгәргәндә, вентиляция каналларының туңуы мөмкин. Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Күңелсез хәлләрдән саклану өчен түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк:

- вентиляция һәм морҗаларны тикшермичә көнкүреш газ приборларыннан кулланырга ярамый - бу сөрем газыннан агулануга китерергә мөмкин;

- приборларның куркынычсызлык автоматикасының эшкә сәләтлелегенә аерым игътибар бирергә кирәк;

- сөрем газлары чыгу куркынычы янаганда, кичектерми 04 яки 104 телефоны буенча газ хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International