"Гринта" Актаныш районында Яңа ел бәйрәмнәренә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтте

2022 елның 30 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәмнәрендә чүп күләме һәрвакыт арта. Әйтик, узган ел, гыйнварның беренче 10 көнендә Актаныш районында бер айлык чүп нормасы җыелган. Алдагы озын ял көннәрендә «Гринта " традицион рәвештә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтәчәк һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарачак.

Чүп җыю техникасы өчен киртәләр тудырмас өчен, халыкка автотранспорт чараларын контейнер мәйданчыклары янында калдырмаска киңәш ителә.

31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр даими контроль һәм оператив җавап бирү өчен Кайнар линия эшли. Актаныш районында диспетчерларның элемтә телефоны 8 906 116 39 03

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International