Тагын бер кечкенә райондашыбызның Яңа ел теләге чынга ашты

2022 елның 30 декабре, җомга

Тагын бер кечкенә райондашыбызның Яңа ел теләге чынга ашты. 

Азамат Габделкәбиров "Кыш Бабайга хат" бәйгесендә катнашып, район башлыгы белән фотога төшергә хыяллануы турында хат язган иде. 

 

Яңа ел алдыннан теләгән бар теләкләр, хыяллар чынга аша. Бүген Ленар Рафак улы Азаматны үзе янына чакырып, эш урынында кечкенә генә экскурсия үткәрде, фотога төштеләр. Район башлыгы Яңа ел белән тәбрикләп, Азаматка уңышлар теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International