Районыбыз укытучылары бүләкләнде

2022 елның 30 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин республиканың полилингваль мәктәпләренең алдынгы карашлы һәм XXI гасыр таләпләре буенча эшләүче директорлары, укытучылары белән очрашты. Очрашу истәлекле мизгелләргә бай булды.
Илсур Гәрәй улы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның эшчәнлеген югары бәяләде. Гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. 
География укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин, башлангыч сыйныф укытучылары Айгөл Данис кызы Зиннурова, Чулпан Рөстәм кызы Мингалимова, Гөлназ Дилшат кызы Солтанова, китапханәче Эльвира Мәүлетдин кызы Исламова да министр Илсур Гәрәй улының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International