Бәйрәм тамашасына җыелган халыкны район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде. "Ел җиңелләрдән килмәде. Шактый үзгәрешләр, авыр мизгелләр кичерергә туры килде. Әмма якынлашып килүче Яңа ел бары тик яхшылыклар гына алып килсен, иң яхшы омтылышларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа хезмәт ирешүләренә рухландырсын, әйбәт үзгәрешләр, тотрыклылык, үсеш, иминлек һәм тынычлык елы булсын.
2023 ел сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен! Яңа ел мөбарәк булсын!" дип теләкләрен җиткерде ул.
Бәйрәм барышында, Яңа ел бизәлеше буенча район оешма-предприятияләре арасында узган бәйгегә нәтиҗә ясалды. Шулай ук иң матур җигүле атлар бүләкләнде.