"БлагоДарение" фонды җитәкчесе Фәрит Салихов яшь шахматчылар һәм волонтерлар өчен зур бәйрәм оештырды

2022 елның 23 декабре, җомга

Яңа ел могҗизалар, күңелле, онытылмас мизгелләр чоры.
Район шахмат федерациясе рәисе, "БлагоДарение" - яшь буынга ярдәм һәм социаль инициативалар хәйрия фонды җитәкчесе Салихов Фәрит Муллагали улы яшь шахматчыларыбызны һәм хәйрия фонды волонтерларын мул табын артында җыеп зур бәйрәм оештырды.

"Мин һәрбер турнирны, сез катнашкан уеннарны карап барам. Нәтиҗәләрегез куанычлы, афәрин. Сезне ихластан җиңүләрегез белән тәбрик итәм! Алдагы елларда да шушы биеклекне үз итеп, алга куйган максатларга ирешергә язсын!" дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде ул.

Чарада шулай ук 2022 елның иң яхшы шахмачылары да билгеләнде. Кызлар арасында әлеге мәртәбәле исемгә, үзенең зур җиңүләре белән таныш Рәзилә Нәбиева, егетләр арасында - Данияр Латыйпов лаек булдылар.

Күңелле, бүләкләргә, тәбрикләүләргә бай бәйрәмдә балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Әнвәр Гафуров, районда шахмат спортын югары дәрәҗәгә күтәргән остазлар Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов та катнашты. Чараның олы кунагы - район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Алмаз улы да балаларга ихластан уңышлар теләп, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International