Актанышта Үзәк Чыршы утларын кабызды

2022 елның 23 декабре, җомга

22 декабрь көнне Үзәк чыршы утларын кабызды.Буранлап торуга карамастан әлеге сихри мизгелләрне күрергә шактый халык җыелган иде. Авылдашларны район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов сәламләде. Узган елга кыскача нәтиҗә ясап, алдагы елга уңышлар теләде ул. Социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да ихластан бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен юллады.

Бәйрәм тамашасы Балалар иҗат үзәге, һәм җыр-моңга гашыйк райондашларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International