Актаныш районы, "Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинациясендә җиңү яулады

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда әлеге минутларда «Татарстанның Ел спортчысы-2022» тантанасы уза. Биредә, район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә Актаныш районы вәкилләре дә катнаша.
Әлбәттә, бераздан иң күңелле бүләкләү мизгелләре белән дә уртаклашырбыз!

Чөнки Актаныш районы, "Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинациясендә җиңү яулады! 🏆

Барлык спортчыларыбызның, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән һәр райондашыбызның уртак җиңүе ул! Ихластан котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International