Район башлыгы энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре һәм лаеклы ялдагы ветераннар!

Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Бүгенге дөньяда энергетика - җәмгыятьнең алгарышта булуының төп нигезе. Район учреждениеләренең, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, һәр йортның җылысы һәм ямьлелеге нәкъ менә сезнең фидакарь хезмәтегезгә бәйле.
Районыбызда торак-коммуналь хуҗалыкның эшчәнлеге, гражданнарның социаль иминлеге энергетика тармагының уңышлы эшләвенә һәм нәтиҗәле үсешенә бәйле.

Сайлап алынган һөнәрләренә тугры калган, энергетика комплексының ышанычлы нигезен булдырган, яшь белгечләргә бай тәҗрибә һәм тирән белем биреп тырыш хезмәт куйган тармак ветераннары аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Энергетикларның хәзерге буыны гореф-гадәтләрне саклап, остазларының лаеклы эшен дәвам итә.

Хөрмәтле һөнәр ияләре! Сезгә һөнәри эшчәнлектә уңышлар, рух күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә имин тормыш, нык сәламәтлек, икътисадый тотрыклылык һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!

Ихтирам белән, Актаныш муниципаль район башлыгы Л.Р. Зарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International