Махсус янгынга каршы режим вакытында сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән ярты километрга якынрак I-III класслы пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Салютларны торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр, автомобиль юллары, шәхси йортлар, шулай ук күп фатирлы йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта җибәрү тыела.
Махсус янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар 2 тапкырга артты. Административ кодекс буенча гражданнарга — 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр; вазифаи затка – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр; юридик затларга 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!