Актаныш сугышчыларына УАЗ автомобиле һәм гуманитар ярдәм җибәрде

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Битараф булмаган райондашларыбыз һәм волонтерлар тарафыннан алынган УАЗ машинасы бүген, Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә юл алды. 

Алтын куллы егетләребез: Илнур Локманов, Филүс Галиуллин, Ирек Шәеховлар ярдәме белән "аякка бастырылды" ул.

Шулай ук, машина белән бергә, волонтер кызларыбыз тырышлыгы белән, Технология техникумы коллективы тарафыннан "Ярдәм янәшә" хәрәкәте кысаларында җыелган гуманитар ярдәм дә юлга кузгалды. Шунсы сөенеч, җыю үзәкләренә бик күп ярдәм килде. Мисал өчен, Яңа Әлемнән Ләйсән Фәхертдинова 42 мең сумлык, егетлләребез сораган беренчел кирәк-яракларны алып килде (төзелеш материаллары, галошлар, һб)

Машинага шулай ук Минзәлә районыннан җыелган ярдәм дә төялде. Безнең юлга чыгасын ишеткәч, күршеләребез дә кушылды. 

2000 км араны якын иткән Алмаз Кашаповка хәерле юллар телибез. Исән-сау барып җитеп егетләребезне сөендерергә язсын. Хәерле сәгатьтә!

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International