«Сферум» мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы «Аралашу Марафоны» ның икенче этабында җиңүчеләрне игълан итте

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

«Сферум» мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы 2022 елның 1-30 ноябрендә укытучылар өчен «Аралашу Марафоны» ның икенче этабында җиңүчеләрне игълан итте. 

Айның иң актив төбәге дип Татарстан Республикасы танылды, анда мәгариф оешмалары өчен 200 акыллы колонка тапшырылды. Республиканың иң актив мәктәпләре арасында безнең район мәктәпләре дә бар: Актанышның 1нче мәктәбе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» , Татар Суыксу урта мәктәбе.

Җиңүчеләрне бүген район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова хөрмәтләде.

«Сферум» мәгълүмат-коммуникация платформасы - «Мәгариф»илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатларында мәгариф министрлыгы һәм РФ Хөкүмәте карары нигезендә төзелә торган циффрлы белем бирү мохитенең бер өлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International