Бүләк чаңгы юлында бүген чаңгы ярышлары сезоны ачылды. Әлеге тантананы күптәннән зарыгып көтеп алган яшь спортчыларны район башлыгы Ленар Зарипов сәламләде. Ихластан уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр теләп, матур кышкы көннәрне файдалы итеп үткәрергә чакырды ул.
ГТО нормаларына кергән әлеге бәйгедә 22 мәктәптән 162 укучы катнаша.