19 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

2022 елның 16 декабре, җомга

Әлеге чорда, аерым территорияләрдә, бенгал утларыннан һәм хлопушкалардан тыш, куркынычлылыгы 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр куллануны тыячаклар.

Документ нигезендә, пиротехниканы сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта, шулай ук күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта кулланырга ярамый.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International