Бүген район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев, район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова һәм юллар өчен җаваплы оешма җитәкчеләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Рөстәм Алмаз улы якынлашып килгән бәйрәм чорында игътибарны арттырырга, кышкы каникулда балалар белән профилактик эшне оештыруны, мәктәп маршрутларын тәртипкә салу зарурлыгын ассызыклады. Шулай ук, авыл араларындагы юлларның, урамнарның чисталыгын контрольдә тотып, даими рәвештә кардан чистарту кирәклеген искәртте.