Ленар Рафак улы “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлекчәсе секретаре итеп сайланды

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Район башлыгы Ленар Рафак улы “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлекчәсе секретаре итеп сайланды. 

 

Бүген район хакимиятендә узган “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлекчәсенең ХХХV нче Конференциясендә еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, алдагы елга бурыч һәм максатлар билгеләнде. Алар белән район Советы аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов таныштырды. 

Шулай ук утырыш барышында Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлегенең сәяси Советы составына үзгәрешләр кертү һәм җирле бүлекчә секретарен сайлау каралган иде.

Конференция эшендә катнашучы депутатлар, яшерен тавыш бирү ысулы белән бертавыштан бүлекчә секретаре итеп район башлыгы Ленар Рафак улын сайлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International