Аны, муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов һәм университет ректоры, экономика фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиәкбәрова имзалады.
Яр Чаллы университеты вәкилләре Актанышка эшлекле сәфәр кысаларында шулай ук мәктәп директорлары, ата-аналар һәм 9-11 сыйныф укучылары белән дә очрашты. Әлеге җылы, кызыклы очрашу "Яшьлек" үзәгендә узды. Катнашучылар уку йортының эшчәнлеге белән якыннан танышты, кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
Бүгенге көндә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында 5 148 студент белем ала, аларның 500 гә якыны чит илдән: Камерун, Египет, Иран, Конго, Афганистан, Судан һәм башка якын чит ил вәкилләре.
Быел Актаныш районыннан 19 студент укырга кергән.