Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән хат алышу мөмкинлеге туды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән райондашларыбыз белән хат алышу мөмкинлеге туды. Бу хакта район хәрби комиссариаты хәбәр итә. 

Почта юлламасында адресны язу тәртибе: 

103400, Москва-400, войсковая часть ХХХХХХ (полевая почта ХХХХХХ)

 

Хәрби частьнең номерын белмәгән очракта, район хәрби комиссариатыннан белешергә була.

 

Махсус хәрби операция үткәрү зонасына нәрсә һәм нинди күләмдә юлларга була?

 

Хат - 20 граммга кадәр

Бандероль - 2 кгга кадәр

Посылка - 10 кгга кадәр.

Әлеге эш "Россия почтасы" аша башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International