Битараф булмаган райондашларыбыз ярдәме белән "Игелек марафоны"нда быел 2 млн 377 мең 092 сум акча җыелды.
Хуҗалыклар 630 000 сум акчалата һәм 1 600 000 сумлык кирәк-ярак һәм эш белән, җирлек башлыклары 78 000 сум, район оешма-предприятияләре - 380 000 сум, төзелеш оешмалары - 177 000 сум, эшмәкәрләр - 200 000 сум, мәгриф оешмалары - 665 000 сум һәм мәдәният хезмәткәрләре - 126 000 сум күләмендә һәм шулай ук башка өлкәләр игелек тартмасына үзләренең саллы өлешләрен керттеләр.
Узган ел марафонда 2 млн 500 мең сумнан артык акчалар җыелган иде. Алар, 136 мөмкинлеге чикләнгән райондашыбызга ярдәм кулы сузарга мөмкинлек бирде. Быел җыелган акчалар да, язмыш сынауларына дучар булган райондашларыбызга тормыштагы авырлыкларын оныттырып торырга, шатлыклы мизгелләр бүләк итәргә, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятырга яхшы нигез булыр дип өметләнәбез. Игелекле гамәлгә үз өлешен керткән һәркемгә ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!