Район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәүгә, шул исәптән 2022 елда ачыкланган коррупциячел хокук бозуларга һәм җинаятьләргә прокурор күзәтчелеге нәтиҗәләре турында Актаныш районы прокуроры ярдәмчесе Габидуллин Ильмир Альберт улы, 2022 елда муниципаль районда үсемлекчелек һәм терлекчелекне үстерүгә алынган федераль һәм республика субсидияләрен кулланганда коррупция күренешләрен кисәтү эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Мухаметдинов Дилус Зөлфәт улы чыгыш ясады. 

Район Советының кадрлар эше буенча оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Сафина Лейля Фазыл кызы муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең 2022 елгы эше турында мәгълүмат бирде. 

2022 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтү турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Курбанова Люция Галимҗан кызы, 2022 елда коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне һәм хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшенең торышы турында Россия Федерациясе эче эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Багавиев  Радиф Җәүдәт улы чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International