Дәүләт Думасы хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турында закон кабул итте

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы өченче укылышта 2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 16 242 сум күләмендә билгели торган закон кабул итте. Бүгенге көндә минималь хезмәт хакы күләме 15279 сум тәшкил итә. Шулай итеп, 6,3 процентка үсеш каралган.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Президент кушуы буенча без гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү бурычларын эзлекле хәл итү өстендә эшлибез. Тышкы чакыруларга карамастан, дәүләтнең социаль йөкләмәләрен үтәп, минималь хезмәт хакын арттыру турында Карар кабул ителде-бу гадел».
Шулай ук документ белән 2023 һәм 2024 елларга минималь хезмәт хакын исәпләү тәртибен үзгәртү тәкъдим ителә. Минималь хезмәт хакының артуы, гомумән алганда, РФ буенча хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы үсеше темпларына бәйле булачак һәм алардан өч процентка артып китәчәк.
Моннан тыш, минималь хезмәт хакын исәпләгәндә төзәтмәләр нигезендә уртача хезмәт хакы күләме кулланылмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International