"Батыр" спорт сараенда инвалидлар спартакиадасы старт алды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз теннис, шахмат, боҗрага туп ату, дартс, кул көрәше, шулай ук ГТО нормативларына кергән йөзү спорты буенча көчләрен сыныйлар һәм әлбәттә инде, рәхәтләнеп аралашалар. Чөнки, коронавирус сәбәпле 2 ел рәттән әлеге спартакиада үткәрелмәде.
Бәйгеләр, һәр җирлек әзерләп килгән күңелле генә концерт номерлары белән үрелеп бара.
Спартакиадада катнашучыларны район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде. "Сезгә, беренчедән бик зур итеп рәхмәт әйтәсе килә. Ярышлар травмаларсыз, имин үтсен. Рәхәтләнеп аралашып, ял итеп китсәгез иде. Уңышлар сезгә!" дип теләкләрен җиткерде ул.