"Иман"да автомобильләр узышты

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

"Иман" спорт сараенда “Иң гади автомодельләр” бәйгесе уза. Быел әлеге шәп "автоузышта" 6 район катнашырга тиеш иде, әмма һава шартлары аркасында Саба, Минзәлә, Сарман районнары килә алмады.  Актаныш, Яр Чаллы, Ютазы районнары көч сынаячак. 

Бәйгедә катнашучыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова сәламләде. Егетләргә һәм аларның остазларына ихластан уңышлар теләде ул. "Ярышның төп максаты - җиңү түгел. Иң мөһиме - мөмкинлекләре чикләнгән балалар бер-берсе белән таныштыру, аларны аралаштыру" дип искәртте ул кыска гына әңгәмәдә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International