Район башлыгы Ленар Рафак улы инвалид бала тәрбияләгән, Актанышта яшәүче Гильмутдиновлар гаиләсендә булды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Район башлыгы Ленар Рафак улы һәм район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова инвалид бала тәрбияләгән, Актанышта яшәүче Гильмутдиновлар гаиләсендә булып аларның көнкүреше белән таныштылар. Ленар Зарипов гаиләгә матди ярдәм күрсәтте һәм кечкенә Мәрьямгә күчтәнәч пакеты тапшырды.

Районда барлыгы 2131 инвалид исәпләнә. Шуларның 90ы - мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар. Аларның 6 сы - урын өстендә ятарга мәҗбүр. Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы һәм урынбасарлар аларның һәрберсендә булып, ихтыяҗлары белән таныша, ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International