Алмас Шәйдулла улы һәм Венера Рәвис кызы 35 ел бергә гомер итәләр һәм 13 бала тәрбиялиләр, шуларның 8е тәрбиягә алынган балалар. Сабитовлар гаиләсе районның һәм республиканың иҗтимагый тормышында да актив катнаша..jpg)
Сабитова Венера Рәвис кызы - «Ышаныч» клубының иҗтимагый лидеры. Тәрбиягә алынучы балаларның ата – аналары очен оештырылган «Йөрәкләр бердәмлеге» республика фестиваленең «Иң яхшы гаилә остаханәсе» номинациясендә җиңүче (2017 ел), Татарстан Гаиләләре фестиваленең «Гаилә тарихлары» номинациясендә лауреат (2021 ел), «Ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итү үзәге «ДБУ зона конкурсының «Иң күңелле видеоролик» номинациясендә җиңүче (2021 ел), «Ел хатын-кызы» республика конкурсының "Хатын-кыз-ана" номинациясендә зона туры җиңүчесе (2021 ел).
Сабитов Алмас Шәйдулла улы - тәрбиягә алынучы балаларның ата – аналары өчен оештырылган фестивальдә «Иң яхшы гаилә остаханәсе» номинациясендә җиңүче (2017 ел), «Гаилә тарихы» номинациясендә Татарстан Гаиләләре фестиваленең «Гаилә тарихы» номинациясендә лауреат (2021 ел), Татарстан Республикасы «Без бергә» төбәк иҗтимагый оешмасы «Минем һөнәрем-ата-ана» проекты кысаларында Татарстан Республикасының тәрбиягә алынучы балаларның ата-аналарының I республика слетында катнашучы (2018 ел).
Венера Рәвис кызы Һәм Алмас Шәйдулла улы Татарстан республикасының "Тәрбиягә бала алучы ата-аналар ассоциациясе" нең актив әгъзалары. Алар төрле бәйрәм чаралары, семинарлар оештыручы һәм инициаторлары булып торалар.