Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү - чорыбызның көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Актанышның "Ромашка" балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү - һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.
Патриотизм - туган җиргә, туган илгә, гаиләгә мәхәббәт тәрбияләүне күздә тота.Шул уңайдан яңа гына армия сафларыннан туган җиренә изге бурычын үтәп кайткан Искәндәр Хәбибуллинны бакчабызга очрашуга чакырдык. Балалар Искәндәр абыйларының хезмәте турында сөйләгәнне тыңладылар. Солдат хезмәте турында фотолар, рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре белән таныштырды.
Әңгәмә барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, җырларын бүләк иттеләр. Очрашу ахырында Искәндәр Хәбибуллин балаларның җитезлекләрен, көчләрен сынап уеннар уйнатты. Бакчаның тәмле боткаларын ашарга, спорт белән шогылләнергә, солдат булу, туган илне саклау теләген уятып саубуллашты.