"Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2022" бәйгесенең республика этабында Зәлинә Назыйф кызы "Милли традицияләрдә тәрбияләү" номинациясендә 3 урын яулады

2022 елның 2 декабре, җомга

Әлмәт инженерлык лицее базасында үткәрелгән "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2022" бәйгесенең зона этабында җиңү яулап, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Зәлинә Назыйф кызы республика этабында катнашу хокукы алды.

Биш зонада үткәрелгән әлеге бәйгегә 25 нче ноябрь көнне башкалабыз Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында  йомгак ясалды. "Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2022" бәйгесенең республика этабында Зәлинә Назыйф кызы "Милли традицияләрдә тәрбияләү" номинациясендә 3 урын яулады. Җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.  "Ак тәүбә, кара тәүбә" комедиясе тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Зәлинә Назыйф кызын җиңүе белән чын күңелдән котлап, киләчәктә яңа үрләр яулавын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International