Актаныш районында инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

2006 елдан башлап Берләштерелгән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләнә.

Республикада һәм безнең районыбызда да традиция нигезендә 1 нче декабрьдән 10 сына кадәр инвалидлар ункөнлеге уздырыла. Бу көннәрдә физик мөмкинчелекләре чикләнгәннәргә аеруча игътибар, мәрхәмәт күрсәтелә, төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Аларны борчыган сораулар, проблемалар өйрәнелеп, чишү юллары эзләнә.

Районда барлыгы 2131 инвалид исәпләнә. Шулардан 1 нче төркем инвалидлар саны – 308, 2 нче төркем- 723, 3 нче төркем- 1103. Инвалид балалар саны- 90. Сугыш инвалидлары – 5, постельдә ятучы инвалид балалар саны- 6.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда да бу ункөнлекнең чаралар планы төзелде. Башка еллардан үзгә буларак, быелгы чаралар эчтәлеге ягыннан да, куелган максаты ягыннан да тагы да баетылды, өстәмәләр кертелде.

                                                      Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар планы. 2022 ел

Уздыру датасы, вакыты

Чаралар

Чараны уздыру урыны

  Жаваплылар

01-10.12.2022

Инвалидлар ункөнлеген уздыру  буенча һәр җирлекнең чаралар планын булдырып эш оештыру.

Авыл җирлекләре

Авыл җирлеге башлыклары

01.12.2022

09.00

Мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт көне.

Инвалидлар ункөнлегенә старт бирү. Район җитәкчелегенең җирлекләрдәге  беренчел инвалидлар оешмалары җитәкчеләре,  район инвалидлар оешмасы президиумы әгъзалары белән Zoom  аша аралашуы.

Брифинг.

Район Советы киңәшмәләр залы,

авыл җирлекләре

Анварова Д.М.

Разетдинова Ф.С.

Авыл җирлеге башлыклары

Усманов Р.М.

Гимадиев А.Р.

02.12.2022,

10.00

 

 

 

Пучы катрлар һәм инвалидлар йортында түгәрәк өстәл артында очрашу,аларга инвалидлар тарафыннан әзерләнгән культура хезмәте күрсәтү  

 

Пучы картлар йорты
 

 

Разетдинова Ф.С.

Мугтазиров И.Х.

02.12.2022               09.00

Юридик ярдәм көне.

Инвалидларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү

«Игелек узеге”,

Актаныш  авылы,  Юбилей урамы,    45  йорт

Басыров Б.М.

Габдуллин И.А.

Янгирова Л.С.

08.12.2022

8.00-11.00

Инвалидлар өчен «Ваканциялар ярминкәсе”

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.    Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 нче йорт.

Салихов Н.М.

01-10.12.2022

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

08.12.2022

Мәгариф көне.

-“Без  төрле, ләкин без тигез” темасына информацион сәгатьләр уздыру;

-“Мәрхәмәтлелек тамчысы белән күңелләрне җылытыйк” темасына мәктәпләрдә класстан тыш чаралар оештыру;

-"Чиста ишегалды", “Чиста йорт” акциялары (тимуровчылар, волонтерлар эшчәнлеге”;

-“Безнең таянычны сизегез” акциясе –инвалидларга чыгу; 

-“Сезнең көннәр якты булсын иде”- инвалидлар өчен открыткалар ясап өләшү;

-“Мәрхәмәтлелек турында сөйләшик”, “Кешеләргә яхшыдык эшлик”- дәресләр;

-“Һәркем төрле булырга хаклы”  циклында кинолар карау;

- “Яшәргә булышучы китаплар” мәктәп китапханәләрендә күргәзмәләр;

-Педагог-психологлар катнашында “Кем безне андый түгел дип әйтте” темасында түгәрәк өстәлләр;

-“Үзенә ышан”- спортсмен-паролимпийцлар белән аралашу сәгатьләре;

 

Абилимпикс-2022

Районның мәгариф оешмалары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Технологик  техникум

Шакирова Р.М.

Мәгариф оешмалары директорлары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шамсунова Л.Ф.

 

 

 

01-10.12.2022

Сәламәтлек көне.

-  Авыл җирлекләренә урын өстендә ятучы инвалидларга  һәм инвалид балаларга  медицина күзәтүе уздыру өчен  бригадалар чыгару; 

-Массакүләм мәгълүмат чаралары, радио телевидение аша физик мөмкинлекләре чикләнгән  гражданнарны  медицина һәм дару белән тәэмин итү  һәм тернәкләндерү буенча мәгълүмат җиткерү; 

Актаныш үзәк хастәханәсе

Авыл  җирлекләре

    Хаев А.Р.

Авыл җирлеге башлыклары

 

01-10.12.2022

 

 

01-10.12.2022

 

07.12.2022

 

 

 

08.12.2022

Китапханә, мәдәният көне.

-“Авырлыклар килгән чакта иңне ингә куябыз” инвалид балаларның өйләрендә булу, күчтәнәчләр, яңа китаплар илтү.

-китап күргәзмәсе, күзәтү “Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез”.

-Әдәби сәгать “Яралы язмышлар”. Яралы язмышка дучар булган инвалид язучылар әсәрләре белән таныштыру. Инвалид балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен.

-“Шәфкатьлелек бизи кешене” картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашу.

 

Үзәк китапханә, Актаныш авылы, Тынычлык проспекты, 62 нче йорт

Ахмадишина Г.Р.

Марданова Л.

Гайнанова Ф.

Хабирова Л.

 

 

 

 

 

 

 

01-10.12.2022

 Игътибар көннәре.
 Авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында инвалидларны  хөрмәтләү.
 

Авыл җирлекләре, хезмәт коллективлары

Авыл җирлеге башлыклары, оешма,предприятие җитәкчеләре

07.12.2022

09.00

Спорт һәм сәламәтлек көне.

-Инвалидлар арасында спартакида;  
 

 “Батыр” спорт комплексы

 

 

Спорт комитет

02-10.12.2022

Күңел җылысы көне. 

- Район җитәкчелегенең  урын өстендә ятучы инвалид балаларның  өйләренә чыгуы;          
 - Укучыларның  хезмәт коллективлары булмаган инвалидларның йортларына чыгып хуҗалыкта ярдәм күрсәтү; 

Авыл җирлекләре

Анварова Д.М.

Хузахметова Г.Ф.

 

 

Мәктәп директорлары

02.12.2022

01.02.2022

07.12.2022

08.12.2022

 

 

-“Милли бизәкләр” муниципаль конкурсы

-“Өмет торналары” оригами бәйгесе

-“Ярдәм кулын сузыйк!” ” хәйрия ярминкәсе

 -“Күңел җылысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кул эшләре күргәзмәсе

 

Балалар иҗат үзәге. Актаныш авылы, Юбилей урамы, 111 нче йорт.

 

 

Файзрахманова Р.Н.

01-10.12.2022

«Игелек үзәге» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге  аша  карауда булган инвалидларны хөрмәтләү. 

-   Карауда булган  инвалидлар  һәм инвалид балалар белән йортларга чыгып очрашулар; 

 -   «Волонтер» үзәге көче белән инвалидларга ярдәм оештыру;   

   - Карауда булган инвалидлар өчен  бәйрэм ашлары әзерләп, чәй табыны артында сөйләшүләр;

 

 

 

 

«Игелек узэге» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге,
 Актаныш  авылы,  Юбилей урамы, 45 йорт

Касыймова Д.Р.

12.12.2022

13.00

Мәрхәмәтлелек  һәм шәфкатьлелек көне.  

 
“Игелек  марафоны- 2022” (“Ярдәм кулыңны суз”)

 

Район мәдәният йорты.

Актаныш авылы, Тынычлык проспекты, 62 нче йорт.

    Анварова Д.М.

Хузахметова Г.Ф.

Разетдинова Ф.С.

01-12.12.2022

Массакүләм мәгълүмат чаралары, радио телевидение, социаль челтәрләр аша ункөнлек дәвамында уздырылган чараларны яктырту.

Мәгълүмат чаралары

Гимадиев А.Р.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International