Агымдагы елның 10 аенда Актаныш районында теркәлгән 17 юл-транспорт һалакәтендә 3 кеше һаләк булган

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 10 аенда Актаныш районында теркәлгән 17 юл-транспорт һалакәтендә 3 кеше һаләк булган (узган елның шушы чорында -4), 17 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган (узган ел – 21 кеше).

 Җәяүлеләр белән бәйле – 2 юл-транспорт һаләкәтендә 2 кеше тән җәрәхәтләре алган, 1 велосипед белән идарә итүче һаләк булган. Автомобиль белән юлдан төшеп китеп 2 кеше һаләк булды, 5 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү очрагында (дистанция, тизлек режимы һб) 10 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.

 Юл фаҗигаләренең төп сәбәбе – эчүчелек. Исерек хәлдә руль артына утырып машина йөртүчеләр 13 юл-транспорт һаләкәтенә сәбәпче булды (узган ел – 3). Алар арасында: җәяүлеләрне бәрдерү, юлдан төшеп китү (күп очракта), башка транспорт чарасына бәрелеп зыян салу. 

Мондый һаләкәтләр аеруча июнь һәм август айларында (3 шәр очрак) күп теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International