Ленар Рафак улы Зарипова Рәйлә Рәис кызына "Ана даны" медале тапшырды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Район мәдәният сараенда бүген Әниләр көненә багышланган зур, күңелле чара узды.
Бәйрәмдә районыбызның гүзәл затлары, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби чакырылышка киткән егетләребезнең әниләре катнашты. 

Бәйрәмдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, сәнгать мәктәбе балалары сәхнә тотты. 

Район Башлыгы Ленар Рафак улы барлык нәфис затларыбызны ихластан бәйрәм белән тәбрикләп, ихлас рәхмәтләрен җиткерде һәм Кыркаентүбә авылында 5 бала тәрбияләүче Зарипова Рәйлә Рәис кызына "Ана даны" медале тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International