Район мәдәният хезмәткәрләре егетләребезнең гаиләләренә 100 мең сумнан артык акчалата ярдәм иттеләр

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

3 декабрь көнне Күҗәкә авылында узачак хәйрия концертына рәхим итегез!

 

Мобилизацияләнгән егетләребез һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән, "Баламишкин" гармунчылар ансамбле җитәкчесе Илдус Һадиев инициативасы һәм район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге концерт 10 нчы тапкыр уза. 

Районыбызның мәдәниятен баетуда зур хезмәт куйган җыр-моңга бай райондашларыбыз Иске Богады, Киров, Иске Сәфәр, Түке, Такталачык һб авыл җирлекләрендә концерт программсы белән чыгыш ясап, егетләребезнең гаиләләренә 100 мең сумнан артык акчалата ярдәм иттеләр. Афәрин дип ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International