Сак булыгыз! Юка боз

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Күлләрне бераз боз тотарга да өлгермәде, балыкчылар үз гомерләрен куркыныч астына куеп бозга керә башлады. Һәрдаим кисәтелеп килсә дә, гади саклык чараларына колак салмаучылар күп. Шуңа да янә искәртеп китәргә мәҗбүрбез.

Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:

-​ Исегездә тотыгыз, зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала, җәяүлеләр өчен калынлыгы 15 см булырга тиеш. Боздан төркем белән бармаска, ара 5-6 м булырга тиеш.

-​ Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.

-​ Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.

-​ Әгәр дә боз чатнаса кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.

-​ Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 м лы бау алырга кирәк.

-​ Бозга спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.

-​ Боз аркылы автомобильдә җирле узидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.

Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:

-​ Паникага бирелмәскә, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.

-​ Боздан суга чыккач аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп вытык боздан ераккарак китәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International