Вакыйгалар үзәгендә кайнаучы, яңалыкларны күзәтеп барырга мөмкинлек бирүче “Актаныш ТВ” хезмәткәрләрен Бөтендөнья телевидение көне белән ихластан тәбрик итәм. Хөрмәтле телевидение хезмәткәрләре! Сез һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә. Алга таба да шулай булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телим.
Иң изге теләкләр белән Ленар Зарипов