21 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Актаныш авылында халык җыеннары узачак

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Район җирлегендә халыкны борчыган күп кенә мәсьәләләр үзара салым ярдәмендә хәл ителә. Аның күләме, нинди максатларга тотылачагы халык белән бергәләп җыеннарда уртага салып билгеләнә.

Район үзәгендә ел саен үзара салым акчасына саллы гына эшләр башкарыла. Чишмәләр, авыл зиратлары төзекләндерелә, юллар ремонтлана һәм төзелә, авыл урамнары яктыртыла, балалар мәйданчыклары яңартыла.

Киләсе 2023 елга да үзара салым акчасын Актаныш авыл җирлегендә теркәлгән, 18 яше тулган гражданнардан 750 сум күләмендә җыярга тәкъдим ителә. Дөрес, күпләр өчен зур тоелыр ул. Әмма шул ук күршеләребезгә күз салсаң, Мөслимдә инде күптәннән 1 шәр мең сум җыялар, Минзәләдә безнең чама. Үзебезнең кайбер авыл җирлекләрендә кеше саен 1000-3000 сум җыючылар да бар. Чөнки беләләр, әлеге акчаларга таянып җирлектә шактый үзгәрешләр кертергә була.

Быел һәр райондашыбыз битараф калмый үзара салымда катнашса, җыелган акчалар дәүләттән 25 млн сум булып әйләнеп кайтачак. Бу - район үзәген төзекләндерергә, мәңгелек юл-су мәсьәләсен хәл итәргә яхшы нигез. Әле киләчәктә андый мөмкинлек буламы-юкмы - билгесез. Чөнки, мисал өчен, шәһәр булып саналган Минзәләдә җыелган суммалар икегә генә тапкырланачак. Башка кечкенә вә зур шәһәрләрне дә шушы көтә. Тора-бара әлеге яңалык авыл җирлекләренә дә керергә мөмкин. Дәүләт биргән мөмкинлектән тулысы белән файдаланып калырга кирәк.

Быелгы үзара салымга планлаштырган эшләр:

  • 57 бистәдәге яңа төзелешләр барган Минаев, Маликов, Басыйров, Фадеев урамнарына һәм Сафаргалин урамының бер өлешенә ком салу планлаштырыла.
  • Үзәк, Дзержинский, Колхоз, Комсомол, Төньяк, Пионер, Теплица урамнары төзекләндереләчәк (ямочный ремонт).
  • Г.Афзал урамында җәяүлеләр юлы ясалачак.
  • 57 нче һәм 12 кварталларда, күп фатирлы йортларның ишегалларында балалар мәйданчыклары яңартылачак.
  • Ленин һәм Тынычлык проспектында 700 метр су трассасы алштырылачак. Шул исәптән, РТС бистәсендәге күп фатирлы йортларның да су торбаларын яңартылачак.
  • Бөек Җиңүнең 50 еллыгы урамында һәм “Батыр” спорт комплексына илткән юлны яктырту планлаштырыла.
  • Район үзәгендәге Җидегән чишмәсенең тирә-ягы төзекләндереләчәк.
  • Шулай ук зиратларны тәртиптә тоту безнең төп бурычыбыз. Алдагы елда РТС бистәсендәге иске зиратка керү юллары ясалачак.
  • Гомумән алганда, үзара салым акчалары район үзәген тәртиптә тоту өчен юнәлдереләчәк.

Алдагы елда да әлеге программа нигезендә җыелган акчалар авылларыбызда яшәеш шартларын тагы да яхшыртуга зур этәргеч булыр дип өметләнәбез.

 

ҮЗАРА САЛЫМНАН КЕМНӘР АЗАТ ИТЕЛӘ?

 - Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары;

  • 1 төркем инвлидлар;
  • Әфганстанда һәм Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар
  • Чернобыль һәлакәте инвалидлары
  • Көндезге бүлектә укучы студентлар
  • ЛНР ДНР да махсус хәрби операция кысаларында мобилизацияләнгән гражданнар, шулай ук хатыны, балигъ булган балалары, ә алар булмаган очракта, элеге гражданнарның ата-аналары үзара салым түләүдән азат ителә.

 

Авылларыбызны яшәтү, төзекләндерү, булганны саклау һәм үстерү бердәм тырышлык белән чынга аша ала. Халык җыеннарында актив катнашып, үз тавышыбызны бирик! Үз җирлегебезне бердәм кайгыртыйк!

Район тормышында актив катнашкан һәм яшәешенә битараф булмаган һәркемгә ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International