Бүген “Батыр” спорт комплексында 2 ай дәвамында, район оешма һәм предприятияләре арасында барган волейбол турнирының финал уеннары узды.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының командасы әлеге турнирда абсолют чемпион исемен яулады.
Нәтиҗәләр:
Мәгариф учрежденияләре арасында:
1урын - АСОШ 2
2 урын- спорт мәктәбе
3 урын - АСОШ 1
Оешма һәм предприятияләр арасында:
1урын - Район Башкарма комитеты
2 урын – “ГранаТ-Стан”
3 урын - УЭНКВ
Җиңүчеләрне район Башкарма комттетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бүләкләде.