Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов бүген, хакимияткә мөрәҗәгатьләре белән килгән гражданнарны кабул итте.
Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре һәм үтенечләре игътибар белән тыңланды, өйрәнелде, һәр мәсьәлә буенча консультация бирелде, алдагы эш планы билгеләнде. "Шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү районда иң кискен проблемаларны ачыкларга ярдәм итә, — дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе. - Мондый очрашуларны даими уздыру халык белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү механизмы булып тора. Һәр кешенең үз зара, тәкъдиме, соравы бар. Аларны хәл итү, вакытында реакция ясау җирле хакимиятнең төп бурычы” дип искәртте ул.