Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдынгы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, иң яхшы табибларга, педагогларга, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенция һәм Татарстанның спорт җәмәгатьчелеге вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Казан Кремлендә узган әлеге бүләкләү тантанасында безнең райондашыбыз да хөрмәткә лаек булды. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялалова "Фидакарь хезмәт өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Лилия Мәүләви кызын ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә матур башлангычларны дәвам итеп, милләтебез данын яклап куйган хезмәтендә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек яңадан-яңа үрләр яулавын телибез!.jpg)