Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды

2022 елның 11 ноябре, җомга

Бүген хакимияттә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды:  Актаныш муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023-2025 нче еллар чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм  2023 нче елга һәм 2024, 2025 нче еллар планлы чорына район бюджеты. 

Шулай ук, утырышта катнашкан җирлек депутатларына, халык җыеннарында алдагы ел үзара салымын раслаганда, мобилизацияләнгән райондашларыбызны үзара салым җыюдан азат ителгән төркемгә кертү хакында һәм аларны җир салымыннан азат итү турында тәкъдимнәр бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International