Бүген җирлегебездә команда-штат укулары уза

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Бүген җирлегебездә команда-штат укулары уза. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда районның эвакуация комиссиясенең, авыллардагы  эвакуация пунктларының эшчәнлеге, көтелмәгән хәлләргә әзерлеге тикшерелде. Махсус уку тактикасы буенча тикшерү узды. Монда, шартлау очрагында ясалма рәвештә бина ишелү куркынычы, күпфатирлы йортта янгын чыгу ихтималыннан чыгып, беренче ярдәм күрсәтүгә, тиешле службаларның эш тәртибенә бәя бирелде.

Укуларның барышы белән район башлыгы Ленар Зарипов та танышты. “Әлбәттә, мондый хәлләрне беребезгә дә күрергә язмасын һәм укуларда кабатлаганнарның кирәге чыкмасын, әмма һәр службага һәрвакыт әзер булып тору, уяулык күрсәтү кирәк” дип искәртте ул.

Әлеге укулар районда гына түгел, Татарстан буенча һәр җирлектә уза. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International