"Актаныш җырлары" бәйгесенең йомгаклау концерты узды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

8 ноябрь көнне Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында "Актаныш җырлары" бәйгесенең йомгаклау концерты узды. 

Октябрь башында башланып киткән һәм районның 5 зонасында узган бәйгедә 120 гә якын үзешчән катнашты. Аларның  18е - уйнап – җырлаучы "Халыкчан җырчы” номинациясендә, 30 ы  - дуэт, трио , вокаль  ансамбль буларак ”Җырлыйм туган якта” номинациясендә,  41 ялгыз  җырчы "Үз илемдә - үз көем” номинациясендә чыгыш ясады. Йомгаклау концертында тамашачыларны иң-иңнәр җыр-моңга күмде. 

Концерт, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби чакырылышта катнашкан райондашларыбызга ярдәм йөзеннән хәйрия чарасы буларак үткәрелде. Билет сатудан кергән барлык акчалар да аларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International