Татарстанда өлешчә мобилизация кысаларында 13 депутат чакырылган. Алар арасында райондашыбыз да бар

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда өлешчә мобилизация кысаларында 13 депутат чакырылган. Алар арасында райондашыбыз Илсур Гизамов та бар. Илсур үзе Иске Кормаш авылыннан. Өлешчә мобилизация башлангач озак уйлап тормый, хәрби комиссариатка барып махсус хәрби операциядә катнашу теләген белдерә.

Күңелендә тынычлык булмагандыр. Контракт нигезендә хәрби хезмәттә булган улы хәрби операция башланган беренче көннән үк иң алгы сафта неонацизм белән көрәшә. “Ул теге яктан, мин бу яктан килеп күрешергә иде инде” ди Илсур. Элемтәгә кереп, хәл белешеп сөйләшеп тә алдык. Бүгенге көндә Луганск өлкәсендә ул.

Илсур Мөдәрис улының һәм мобилизация кысаларынңа хәрби чакырылышка киткән барлык райондашларыбызга исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International