Эчкерсез хатлар һәм якыннарның җылысы.
6 ноябрь көнне мобилизацияләнгән райондашларыбызның якыннары егетләребез белән очрашты. Битараф булмаган райондашларыбызның ярдәме белән волонтер кызларыбыз тарафыннан җыелган пакетларны һәм "Каенкай" балалар бакчасы нәниләре язган җылы хатларны тапшырды алар.
Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Догада булыйк.