Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә мобилизацияләнгән райондашларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары буенча махсус комиссиянең утырышы узды.
Район социаль яклау бүлеге, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби чакырылышка киткән егетләребезнең гаиләләрендә булып, аларның якыннары белән очрашты.
Төп сорау кредит һәм ипотекалар буенча.
7 октябрьдә Владимир Путин мобилизацияләнгәннәр өчен кредит каникуллары турында указга кул куйды. Мобилизацияләнгән райондашларыбыз һәм аларның гаилә әгъзалары барысы да мобилизацияләнгән көнгә кадәр төзелгән кредит килешүе буенча үз йөкләмәләрен үтәүне туктатып торырга хокуклы. Кредит каникуллары хезмәт итү срогына тагын 30 көн өстәп бирелә. Кредитларны кичектереп тору хокукын алу өчен заемчы килешүнең гамәлдә булу вакыты дәвамында кредиторга мөрәҗәгать итәргә һәм 2023 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча гариза бирергә тиеш.
Шулай ук гаилә әгъзаларыннан йортларын төзекләндерү (түбә ябу, янкорманы төзеп бетерү, тәрәзә алыштыру һб) кебек сораулар керде. Ә иң күп мөрәҗәгатьләрнең берсе - утын кайтарту.
Район башлыгы һәр сорау буенча аерым тукталып җаваплы затларны билгеләде.
"Үзебезнең кулдан килгәнне эшләргә кирәк. Бер генә гаилә дә читтә калырга тиеш түгел!" - дип искәртте Ленар Зарипов.