Сергей Погодин: "Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк"

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүгеннән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Татарстаннан быелгы чакырылышта 3 мең егет хәрби хезмәткә китәргә тиеш. 
"Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрбиләр үз вакытында яшәү урыннарына җибәреләчәк" дип искәртте Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин "Татар-информ" да журналистлар белән узган очрашуда. " Шуны да искәртеп китәргә кирәк: хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп тору хокукына ия һәм сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә бара алмаган гражданнар медицина тикшерүенә чакырылмаячак. Алар тиешле кичектереп тору өчен урыннардагы чакыру комиссияләренә генә килергә тиеш" дип тә искәртте ул.

КӨЗГЕ ЧАКЫРЫЛЫШ БУЕНЧА ӨСТӘМӘ МӘГЪЛУМАТ:
Россия Федерациясе Оборона министрлыгының рәсми сайтында «контактлар» бүлегенең «гражданнар өчен» бүлекчәсендә, «хәрби хезмәткә чакырылучылар» бүлегенең «чакырылыш буенча хезмәт» бүлекчәсендә һәркем үзләре өчен кирәкле һәм актуаль мәгълүматны таба алачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы интернет-порталының рәсми сайтында «Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты» мәгълүмат бүлеге булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International