Ел башыннан Актаныш районында коронавирус белән 1540 кеше авырган

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Соңгы вазгыятләр белән 3 елдан артык бар җир шарын сынаган авыру турында тәмам оныттык бугай. Гәрчә ул үз корбаннарын җыюны дәвам итсә дә. 

31 октябрь көнендә Россиядә 5781 кешедә коронавирус инфекциясе теркәлде, 491е хастаханәләргә озатылды, 71 кеше вафат булды. 

Татарстанда 140 кешедә расланды, 11 кеше хастаханәләргә озатылды. Үлем юк. 

Актанышта бүген коронавирус инфекциясе 3 кешедә расланды. Узган атна дәвамында 13 кешедә. Ә ел башыннан 1 540 райондашыбыз авыруны үз башыннан кичергән. Бүгенге көндә хастаханәдә дәваланучылар юк. 

Covid әле дә ерак йөрми. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International