2021-2022 елда Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре 8 603 чара үткәргән

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Район мәдәният өлкәсе  эшчәнлеге, бүгенгесе, анализ, яңа сезонга, киләчәккә бурычлар билгеләп төп доклад белән Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Латипов Назил Назиф улы чыгыш ясады. Шулай ук китапханәләр, сәнгать мәктәбе, муниципаль театрның яшәеше буенча чыгышлар тыңланды, җирлекләрдә узган чараларга күзәтү ясалды. 

Конференциядә эшендә катнашкан район башлыгы Ленар Зарипов барлык мәдәният хезмәткәрләрен сәламләп ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Ел дәвамында сезнең ярдәм белән бик күп чаралар үтте. Бу бик зур хезмәт. Әле менә тыңлап, бүлеп утырдым - 8 603 мәдәни чара! 1 көнгә 23 чара дигән сүз! Бу бик зур сан. Әлбәттә, коронавируска бәйле вазгыятләрне исәпкә алып аларның күбесе онлайн рәвештә дә узгандыр. Әмма бу - сезнең хезмәт. Рәхмәт сезгә! Алга таба да бердәм булып эшләргә, яшәргә язсын" дип ассызыклады ул. 

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International