Актанышта "Мәдәният" милли проекты кысаларында модельле китапханә ачылды

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Бүген Актанышта "Мәдәният" илкүләм проектлар кысаларында зур үзгәрешләр кичергән модельле китапханәне ачу тантанасы узды. Әлеге тарихи чарада район бпшлышы Ленар Зарипов та катнашты.

Заманча җиһазланган үзәк китапханәне бүгенге көндә танырлык түгел. Биредә китап яратучылар өчен бар уңайлыклар да булдырылган.

Интерактив җайланмалар, яңа компьютерлар, оргтехника һәм башка гаджетлар, шулай ук китаплар өчен ультрафиолет стерилизаторы да куелган. Аның төп максаты - китапларны зарарлы бактерияләрдән, тузаннан һәм вируслардан чистарту. Китапларны зарарсызландыру процессы якынча 30 секунд дәвам итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International