Район башлыгы Ленар Рафак улы сыендыручы гаиләләр белән түгәрәк өстәл артында очрашты

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә Актаныш районында 9 гаиләдә 28 бала тәрбияләнә.
Алар район башлыгына үзләрен борчыган шәхси сораулары белән мөрәҗәгать итте. Күп кенә хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр.
Ленар Зарипов ихластан рәхмәт сүзләрен җиткереп:
"Тәрбиягә бала алган гаиләләрне чын мәгънәсендә олы йөрәкле кешеләр дияр идем. Авыр ситуациядә калган сабыйларны сыендыру, аларга күңел җылысын бирү бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел.
Йөрәк җылыңны шул балаларга бирә алганда гына гаилә тулы бөтен була. Сезгә ихластан рәхмәт", - дип искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International