Татарстанның Әлки һәм Питрәч районнарында африка дуңгыз чумасы (АЧС), Тукай районында котыру авыруын ачыклаганнар. Шуның белән бәйле рәвештә республиканың кайбер районнарында карантин игълан ителде.
Әлки районындагы аучылык җир-сулары территориясендә 300 кв.метр радиуста АЧС теркәлгән. Шул сәбәпле Әлки һәм Спас районнарындагы якын-тирә 50дән артык авыллар куркыныч зонасына кертелгән.
Куркыныч зоналарда дуңгызларны һәм аларның итен читкә чыгару, башка йорт хайваны итен, шулай ук калдыкларны, җиһазларны һәм инвентарьларны чыгару, терлек азыгын әзерләү һәм чыгару, ауның барлык төрләре дә тыелган.
Моннан тыш, Татарстанның Тукай районы Калмия авыл җирлегендә терлекләр котыру авыруы буенча карантин билгеләнде. Авыруның очрагын Кырныш авылындагы шәхси ярдәмче хуҗалыкта ачыкладылар. Авыру учагыннан 1,5 км радиустагы территория куркыныч санала. Һәм әлеге чикләүләр, котыру авыруы белән зарарланган соңгы малны чалгач та 60 көннән соң гына бетереләчәк.